news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт автоинспекциясендә машина тәгәрмәчен кайчан алмаштырырга икәнен аңлаттылар

Чаллы шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков кышкы резинаны җәйгесенә кайчан алыштырырга кирәклеге хакында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләдә төгәл регламент юк, шуңа күрә машина йөртүчеләргә һава торышын исәпкә алырга кирәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Мин резинаны кар тулысынча эрегәч, юлларда дым беткәч һәм тотрыклы коры асфальт барлыкка килгәч алыштырырга киңәш итәм. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый һава торышы апрель ахыры – май башында урнаша», - диде спикер.

Кадиков шулай ук еш кына машина йөртүчеләрнең ашыгуын һәм резинаны иртә алыштыруын искәртте. Аның фикеренчә, юлда куркыныч хәлләргә юлыкканчы, бер-ике атна артыграк кышкы резина белән йөрүең хәерле.

news_right_1
news_right_2
news_bot