Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт автоинспекциясе буран вакытында юлларда иминлек кагыйдәләрен искәртте
Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга буран вакытында юлларда иминлек кагыйдәләре турында искәртте.
Якындагы тәүлектә Татарстанда буран көтелә, күз күреме бер километрга кадәр начараячак һәм көчле җил көтелә, тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда кар көртләре хасил булыр дип көтелә.
Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына аеруча игътибар итәргә, ягулык, җылы әйберләр һәм продуктлар алырга кирәк.
Туганнарыңа үз маршрутыңны һәм якынча кайту вакытыңны хәбәр итәргә кирәк.
Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга, һава торышы һәм юл шартларыннан чыгып хәрәкәт тизлеген сайларга, иминлек каешларын эләктерергә һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә кирәк.
Бик кирәк булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмагыз һәм мөмкин булганча шәхси транспорт чараларында йөрүдән баш тартыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз