Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә буранда игътибарлырак булырга киңәш итә
Якындагы тәүлектә Татарстанда буран көтелә, күз күреме 2 км га кадәр начараячак. Шулай ук көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 21 метрга кадәр җитәчәк. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә юлларда игътибарлы булырга киңәш итә.
Машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга, һава торышы һәм юл шартларына карап хәрәкәт итү тизлеген сайларга, иминлек каешларын кулланырга һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз