news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автоинспекциясе күз күреме начар булганда иминлек чаралары турында искәртте

Дәүләт автоинспекциясе күз күреме начар булганда иминлек чаралары турында искәртте
Фото: «Татар-информ»

Бүген кич һәм иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстан территориясендә кар явуы көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк, юлларга кар яту һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне һава торышы начар булганда аеруча сак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, тәгәрмәчләргә һәм номер билгеләренең чисталыгына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Хәрәкәт тизлеге әлеге һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Дәүләт автоинспекциясендә җәяүлеләр үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар йөртергә һәм аның машина йөртүчеләргә күренеп торуын тәэмин итәргә тиеш дип билгеләп үттеләр. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсына да юлда игътибарлы булырга кирәк, дип искәрттеләр ЮХИДИда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100