Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт автоинспекциясе көчле салкыннар аркасында ерак сәфәрләрдән баш тартырга киңәш итә
Бүген төнлә һәм 5 февраль иртәсендә Татарстанда һава температурасының -35 градуска кадәр төшүе көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе республика халкына мөмкин булганча якындагы тәүлектә ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итә.
Ведомство ассызыклаганча, мондый температурада юлларда ватылу һәм авария хәлләре куркынычы арта.
Әгәр дә сәфәр котылгысыз икән – автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм сәфәр алдыннан автомобильне җентекләп карарга, сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы алырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз