news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт автоинспекциясе көчле җил вакытында юлларда куркынычсызлык турында искәртте

Дәүләт автоинспекциясе көчле җил вакытында юлларда куркынычсызлык турында искәртте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республика территориясендә секундына 20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне үтәргә, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алырга кирәклеген искәртте.

Моннан тыш, хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Бигрәк тә җил аеруча көчле булган юлларның ачык участокларында кискен маневрлар һәм узып китүләрдән качарга кирәк, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot