news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Саба автоледиларын 8 Март белән котлады

Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Саба автоледиларын 8 Март белән котлады
"Саба таңнары"

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнендә Саба районында «Чәчәкле патруль» акциясе үткәрде. Инспекторлар юлларда хатын-кызлар йөрткән машиналарны туктатып, документларын тикшерәсе урынга аларга чәчәк бәйләне тапшырды һәм 8 Март белән котлады. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Насыйбуллин сүзләренчә, акция кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызларга бәйрәм кәефе генә бүләк итеп калмый, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искәртә һәм юлларда иминлек тели.

Автоледилар шундый игътибар күрсәткәннәре һәм бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен инспекторларга елмаеп рәхмәт белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100