news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт автоинспекциясе Горький шоссесындагы авариянең сәбәпләре турында сөйләде

Кичә Казанның Горький шоссесында тагылмалы МАН TGS йөк машинасының 58 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Калина»га килеп бәрелгән, аның рулендә 28 яшьлек ир-ат булган.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Можайский урамы юнәлешендә Осиново урамы ягында килеп чыккан.

Йөк машинасының йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар. «Лада»ның 22 яшьлек пассажирын (ул да тән җәрәхәтләре алган) медицина ярдәме күрсәткәннән соң өенә кайтарып җибәргәннәр. Юл-транспорт һәлакәтендә бер яшьлек малай, «Лада» пассажиры да зыян күргән. Бәхеткә, сабый креслода утырган һәм бу аның гомерен саклап калган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, барлык зыян күрүчеләрне дә Казанның Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар.

«Табиблар сабыйны карагач, Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Бер олы кешене Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китерделәр. Хәзерге вакытта ул реанимациядә ята», – дип белдерделәр клиникада.

Кичә «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, фура йөртүчесенең хәле начарайган һәм ул аңын югалткан. Идарәсен югалткан фура тимер киртәгә килеп бәрелгән, «Лада Калина» белән бәрелешкән һәм каршы як полосага чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot