news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә сак булырга кушты

Дәүләт автоинспекциясе Татарстанда яшәүчеләрне куркыныч һава торышы шартлары турында кисәтте. Иртәгә төнлә һәм иртән бозлавык көтелә, юлларның аерым участокларында томан була.

Томан шартларында хәрәкәт иткән вакытта әйберләр чынлыктагыдан ераграк булып күренә.

Машина йөртүчеләргә куркынычсыз хәрәкәт тизлеге сайларга, дистанция һәм ян-як интервалын сакларга кирәк.

Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot