news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт архивы «Гасырлар авазы» журналының ярты ел буе чыкмавының сәбәбен аңлатты

«Гасырлар авазы- Эхо веков» журналы инде гыйнвардан бирле чыкмый.

Дәүләт архивы «Гасырлар авазы» журналының ярты ел буе чыкмавының сәбәбен аңлатты
Салават Камалетдинов

Татарстанда кварталга бер чыгарга тиешле «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы гыйнвар аеннан бирле чыкмый. Басманы гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы. Ведомствоның директоры вазифасын башкаручы Римма Сибгатуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә журналның ярты ел буе чыкмавына аңлатма бирде.

  • «Гасырлар авазы» – ул өч айга бер чыга торган фәнни-документаль журнал. Басманың нигезен Татарстан, Россия һәм чит ил архивларыннан алынган кызыклы, ләкин моңарчы җәмәгатьчелек белмәгән тарихи документлар, тарихи тикшеренүләр, фәнни комментарийлар тәшкил итә. Журналны Татарстан Республикасы Дәүләт архивы чыгара.

«Журналның макетлары тупланган, бастыру өчен әзерләнгән. Без бюджет оешмасы булгач, аны чыгару өчен тендер оештырырга тиеш. Ел башында тендер үткәрмәдек, чөнки журнал беренче чираттагы чыгымнар рәтенә керми. Ел башында акча кичектерелми торган әйберләргә генә тотыла. Казначылык мондый чыгымнарга түләүне үткәрми», - диде Римма Сибгатуллина.

Дәүләт архивы журналның соңрак чыгачагы турында Роскомнадзорга, Почта бүлекләренә һәм башка оешмаларга алдан хәбәр итеп, гамәлдәге канун кысаларына сыешкан, шуңа күрә нинди дә булса санкцияләр булмаячак.

«Без ул саннарны чыгарачакбыз. Алар язылучыларга соңарып булса да барып ирешәчәк. Тендер узмыйча журналны бастыру датасын төгәл әйтә алмыйм. Редакция үз эшчәнлеген туктатмады. Авторлар белән эш алып барыла», - диде Римма Сибгатуллина.

«Гасырлар авазы»ның баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә тендер үткәрү буенча эш башланганын әйтте һәм сентябрь аенда өч сан берьюлы чыгасына өметен белдерде.

2021 елдан «Гасырлар авазы» журналының баш мөхәррире Илдус Заһидуллин.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бюджет оешмаларының бөтен эшләре дә конкурс аша үткәрелә шул. Әлбәттә, бу безгә кыенлык тудыра, безнең өчен бик әйбәт түгел. Аның хәзер акчасы да бар. Тендер июльдә узса, августта журналны бастыручы билгеле булачак. Аннан алда типографиягә тапшыра алмыйбыз. Узган елда да беренче саннар соңарып чыккан иде инде», - диде Илдус Заһидуллин.

Римма Сибгатуллина да, Илдус Заһидуллин да журналның төгәл тиражын әйтә алмады. «Татар-информ»ның үз чыганаклары беренче яртыеллыкта басманың почта аша 375 язылучысы булганын җиткерде. Фәнни-документаль басманы күбесенчә оешмалар яздыра икәнен ачыкладык. Хәзерге вакытта да журналга онлайн язылу дәвам итә. Бер санга язылу бәясе 515 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100