Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Дастан» студиясенең еллык альманахы дөнья күрәчәк
«Дастан» студиясенең еллык альманахы дөнья күрәчәк
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казан студентларның Татар дәүләт гуманитар институтында эшләп килүче «Дастан» иҗтимагый-фәнни студиясе шушы исемдә еллык альманах чыгарырга җыена. Тәүге тапкыр дөнья күрәчәк әлеге альманахка Казандагы барлык югары уку йортларында белем алучы татар яшьләренең иҗади эшләре кертеләчәк. Гадәти басмадан аермалы буларак, анда студентларның фото рәсемен һәм алар турында кыскача белешмә бирү дә күздә тотыла.
Хәзерге вакытта җыентыкның макеты инде әзер. Анда илледән артык студентның иҗат җимеше кертелгән. Ләкин «Дастан» студиясе әлеге альманахны киң күләмдә, ягъни вузларара итеп эшләүне максат итеп куйганлыктан, студентларның эшләрен мартка кадәр чикләнмәгән күләмдә кабул итә. Эшләр рецензияләнеп, кире кайтарылмый, алар «Дастан» студиясе архивына тапшырыла.
Әлеге җыентыкка кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 31-87-25, 31-83-50, 31-87-68 телефоннары яки Казан шәһәре, Ибраһимов проспекты, 85 адресы буенча алырга мөмкин.
Студия өчен альманахның тиражын йөз данә генә чыгару күздә тотылганлыктан, материаллар җибәргәндә яшь иҗатчыларга үзләренә кирәк күләмдә җыентыкның санын да әйтеп язу мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз