news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Даши Намдаковның Болгар мифологиясендәге Каракүзне сурәтләгән скульптурасын Әлмәттә куялар

Риваятьләрдә искә алынган Каракүз сынын “Татнефть” штаб-фатиры бинасы янында урнаштыралар.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Григорий Князев). Скульптор Даши Намдаковның Болгар риваятьләрендә искә алынган хәрби кыз Каракүзне сурәтләгән яңа сынын Әлмәттә куялар. Бу хакта “Татар-информ”га Әлмәт шәһәре матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Ул “Татнефть” штаб-фатиры бинасы янында урнаштырылачак. Ачылышы 2 сентябрьгә билгеләнгән”, - диделәр ведомствода.

Скульптурада Каракүз — Болгар мифологиясе герое сугышчы кыз сурәтләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot