news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Даша Максимованың әнисе кызын үтерүчегә үлем җәзасы бирүләрен тели

Даша Максимованың әнисе кызын үтерүчегә үлем җәзасы бирүләрен тели. Бу хакта ул бүген Татарстан Югары судында Игорь Птицынга процесс башланганчы әйтте. Максимованы һәм тагын бер 16 яшьлек кызны үтерүдә нәкъ менә аның катнашы бар, дип саный тикшерү. Тагын биш кеше зыян күргән.

«Әгәр үлем җәзасына мораторий гамәлдән чыгарылса, мин аңа ирешәчәкмен», - диде Даша Максимованың әнисе.

Искәртик, Даша Максимованың мәетен 2011 елның 19 августында Тирән күл янындагы урман полосасында таптылар. Кыз ул вакытта кызынырга киткән, ә кире кайтканда, аны Игорь Птицын куып җиткән һәм үтергән.

Эшне Татарстан Югары суды карый. Птицынны гаепләүне Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хуплый.

news_right_1
news_right_2
news_bot