news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дары заводындагы көчле тавышны басымны төшерү системасының эшләве белән аңлаттылар

Казан дары заводы янындагы көчле тавыш басымны киметү системасының эшләве белән бәйле, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Куркынычсызлык техникасында нәкъ менә шундый очраклар өчен каралган махсус басым ташлау системасы эшләде», — дип хәбәр итте ул.

Хәзерге вакытта урында булган хәлнең барлык сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаучы махсус комиссия эшли.

Искәртәбез, бүген дары заводында конструкцияләр җимерелеп янгын чыккан. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot