news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендәге халык театры сезонны «Утыр әле яннарыма» премьерасы белән япты

Рафис Фазылҗанов җитәкчелегендәге халык театры тамашачыларга «Утыр әле яннарыма» спектаклен тәкъдим иткән.

Дәрвишләр бистәсендәге халык театры сезонны «Утыр әле яннарыма» премьерасы белән япты
Солтан Исхаков

Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йортындагы халык театры тамашачыларга «Утыр әле яннарыма» спектаклен тәкъдим иткән.

«Без традиция буенча яз көне премьера белән сезонны ябабыз. Көз көне шушы спектакль белән кабат үзебезнең мәдәният йортында сезонны ачачакбыз. Аннары тагын берәр яңа спектакльгә тотынырбыз дигән уй да бар. Әлегә портфельдә берничә вариант ята, барысы да килүче артистларга карап хәл ителәчәк. Көзгә «Чулпан» мәдәният йортына чакырдылар. Декорацияләребез катлаулы түгел, шуңа шәһәребез эчендәге я Казан тирәсендәге мәдәният йортларына барырга да ният бар», - ди халык театры җитәкчесе Рафис Фазылҗанов.

Әсәрнең авторы театрның җитәкчесе, мәдәният йорты директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Фазылҗанов.

«Утыр әле яннарыма» әсәренең авторы да, сәхнәгә куючысы да, артисты да үзем. Без аны үзебезнең коллектив әгъзаларын чамалап, аларга атап яздык. Пьеса булса, уйнарга кеше юк, кешесе булса, пьеса табуы читен, шуңа уйладык та үзебез язарга булдык», - ди ул.

Комедия жанрында язылган әсәрдә мәхәббәт өчпочмагы тасвирлана: бер егет һәм ике кыз. «Бүгенге көн вәзгыятен дә истә тотып, драмаларга алынмадык. Әзрәк җиңелчә, күңелле, халыкны ял иттерә торган булсын дип тырыштык. Халык авыз иҗатын күп кулландык: канатлы гыйбарәләр, мәкаль-әйтемнәр», - дип аңлатты Рафис Фазылҗанов.

Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сарае халык театрының артистлары төрле һөнәр вәкилләре. Театр җитәкчесе артистлары белән дә таныштырды.

«Бер артистыбыз балалар бакчасында эшли, музыкаль белеме бар, егетебез Казан федераль университетында укыта, берсе шәхси эшмәкәр. Берничә кеше даими катнашып тора, алар труппабызның төп өлеше. Ел саен театрыбыз турында ишетеп яңа килүче кешеләр дә бар. Состав үзгәреп тора безнең», - дип аңлатты Рафис Фазылҗанов. 

Спектакль режиссеры сүзләренә караганда тамашачылар бик канәгать калган. «Ошады, рәхәтләнеп көлдек», - диделәр», - ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100