Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәрвишләр бистәсендә Сабантуйда контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшли
Бүген Казанда Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туенда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты палаткасын җәелдерделәр. Биредә теләгән һәркем РФ Саклану министрлыгы белән контракт буенча хезмәт турында барлык мәгълүматны белә ала.
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров
«Без Татарстанда нинди гаскәрләр белән контракт төзергә мөмкин булуы турында сөйләдек. Юнәлешләр бик күп, беренче чиратта бу Үзәк хәрби округ частьлары: танк, мотоукчылар, артиллерия подразделениеләре һәм башкалар. Моннан тыш, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзергә мөмкин, ә тагын Африка корпусына. Барлык юнәлешләр буенча вакансияләр күп», - дип сөйләде Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз