news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендә кешеләрне бәрдерә язган автобус йөртүчене видео аша тапканнар

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Дәрвишләр бистәсендә автобус йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуы күренгән видеоязма таралды. Язмадан күренгәнчә, автобус каршы як полосадан бара һәм аздан гына җәяүлеләргә тимичә кала.

Видео автоинспекторларның игътибарын җәлеп итте. Тикшерү барышында автобус руле артында 46 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган. Аны профилактик сөйләшү үткәрү өчен Дәүләт автоинспекциясенә чакырганнар.

Моннан тыш, автобус йөртүчегә карата җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән һәм каршы як полосадан хәрәкәт иткән өчен административ беркетмәләр төзелде. Ир-ат гаебен таныды, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100