news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даруларны инструкциядән тыш кулланырга мөмкин булган авырулар расланды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин инструкциядә күрсәтелмәгән характеристика буенча дару препаратларын кулланырга мөмкин булган авырулар исемлеген раслады. Бу карар 29 июньдә үз көченә керә.

Исемлектә авыруларның һәм халәтнең 21 төркеме, шул исәптән шешләр, кан, сулыш органнары авырулары һәм эндокрин система, үсеш һәм хромосома тайпылышлары, COVID-19, нерв системасы авырулары, паллиатив ярдәм таләп ителгән халәт кертелгән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Инструкциядән тыш кабул ителә торган препаратлар башка дозада, башка күрсәтмәләр буенча кулланылырга яки пациентларның күбрәк яшь төркемнәренә билгеләнергә мөмкин, диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.


 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100