news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даруларны бушлай бирү мөмкинлеге турында Думада фикер алышалар

Яңа проект буенча пациентларга тормыш өчен кирәкле дарулар бушлай яки ташлама белән биреләчәк.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Николай Говорин парламентта тормыш өчен кирәкле даруларны бушлай бирү проекты турында фикер алышу турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, бу турыда күптән министрлыкта да, Дәүләт Думасында да фикер алышалар. Бу проект йөрәк авыруларыннан интегүче кешеләр өчен аеруча актуаль булачак, ди Николай Говорин.

Ул әйткәнчә, бу инициативаны гамәлгә ашыру хезмәткә сәләтле халык арасында үлем күрсәткечләрен киметәчәк, шуның аркасында дәүләт үзе дә зыян күрә.

Аның фикеренчә, проект кыйммәтле дәвалану уза алмаган пациентларда гипертония чире катлаулану куркынычын минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100