Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дарулар өчен чималны барлык фармацевтик компанияләр Һиндстан һәм Кытайда сатып ала
Препаратларда тәэсир итүче матдәләрне чит илдән барлык илләр сатып ала, шул исәптән АКШ һәм Европа.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дарулар өчен чималны дөньяның һәм Россиянең фармацевтик компанияләре Һиндстан һәм Кытайда сатып ала.
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.
Аның сүзләренчә, препаратларда тәэсир итүче матдәләрне чит илдән барлык илләр сатып ала, шул исәптән АКШ һәм Европа.
«Соңгы ике елда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Братскта фармацевтик субстанцияләрнең актив матдәләрен җитештерү буенча яңа заводлар ачылды, бу безнең илкүләм куркынычсызлык өчен дә мөмкинлек», — диде министр урынбасары.
Фәридә Яркәева, шулай ук, бер үк төрле даруга төрле җитештерүчеләр үз бәясен куюын искәртте. Бу дару салынган кап, төргәкнең нинди булуына да, логистикага, башка факторларга да бәйле.
Министр урынбасары даруханәләрдә дару бетә дигән коткыга бирешеп, берьюлы әллә ничә кап дару сатып алуны хупламый. Озак вакыт башка препаратлар янында ятып, даруның дәвалау үзлекләре дә кими башларга мөмкинлеген искәртте.
Ул, шулай ук, санкцияләр препаратларга кагылмавын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз