Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Дарулар белән тәэмин итү федераль программасы буенча Татарстан 163,3 миллион сум алган
^Дарулар белән тәэмин итү федераль программасы буенча Татарстан 163,3 миллион сум алган

Республиканың ташламага ия халкына 312463 рецепт буенча 88269,6 мең сумлык медицина кирәк-яраклары озатылган. Мәсәлән, федераль дәрәҗәдәге өстенлекле гражданнарга табибларның 249020 рецепты буенча 64246,3 мең сумлык, ә республика дәрәҗәсендәге өстенлекләргә ия гражданнарга табибларның 63443 рецепты буенча 24023,3 мең сумлык медицина кирәк-яраклары җибәрелгән.
Кирәкле препаратлар булмаган очракта дарулар республика бюджеты чыганакларыннан бирелгән. Федераль дәрәҗәдәге ташламага ия гражданнарга республика бюджеты чыганакларыннан 89690 рецепт буенча 21176,6 мең сумлык дару кирәк-яраклары җибәрелгән. Ике ай эчендә алга таба тәэмин итү өчен 4875 рецепт исәпкә алынган.
2005 елга республика бюджетында республика дәрәҗәсендәге ташламаларга ия гражданнарны дару кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен 314 миллион сум каралган. Федераль дәрәҗәдәгеләрне тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 1,3 миллиард сум кертелер дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз