news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даруханәләрдә арбидол бәясе октябрьгә караганда 30 процентка кыйммәтләнгән

Республика даруханәләр челтәрендә гриппка каршы препаратлар бәясен арттыру фактларын ачыклау буенча тикшерүләр дәвам итә

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның гыйнвар-май айларында республикада дару препаратлары бәясенең уртача - 9,5-10 процентка артуы күзәтелгән. Сентябрь аеннан бәяләр әкренләп төшеп, хәл тотрыкланган. Шул ук вакытта ваклап сату белән шөгыльләнүче даруханәләрдә дару бәясенә 25 процент күләмендәге максималь өстәлмә куллану теркәлмәгән. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе уздырган мониторинг әнә шуны ачыклаган. Бу хакта бүген журналистларга брифингта идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова сөйләде.


Грипп чорында идарә даруханәләрнең препаратлар белән тәэмин ителешенә көндәлек мониторинг алып бара. 16 ноябрьгә булган оператив мәгълүматларга караганда, даруханә складларында арбидол, тамифлю, медицина маскаларының булмавы ачыкланган. “Бу фактлар препаратларның килгән бере складта тоткарланмыйча, ваклап сату челтәренә чыгарылуы турында сөйли”, -ди Любовь Шәйхетдинова.

Соңгы 2 атнада Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе республиканың 26 даруханәсендә даруларның ассортиментын һәм бәяләрен тикшергән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, бу даруханәләрдә арбидолга бәянең сизелерлек кыйммәтләнүе ачыкланган. Әлеге төр препаратның бәясе октябрь белән чагыштырганда якынча 30 процентка күтәрелгән. Аның тәэмин итүче куйган үз бәясе 170-172 сумнан артмаса, ваклап сатуда ул бүген 230 сумга җитә.

Любовь Шәйхетдинова аңлатуынча, ваклап сатуда дару бәяләре артуга тәэмин итүче структуралар да тәэсир итә. Бүген дарулар белән тәэмин итүдәге күпләп сатучы структураларның шактые төп офислары Мәскәүдә булган компанияләрнең филиаллары санала. Шуңа алар препаратларга Мәскәү бәяләрен куя. Бу проблеманы җайга салу өчен, Любовь Шәйхетдинова белдергәнчә, Федераль хезмәткә мөрәҗәгать әзерләнә икән. Ул төбәк идарәләренә җитештерүченең препаратны җибәрү бәясенә контроль булдыру хокукын бирүгә кагыла.

Республика даруханәләр челтәрендә гриппка каршы препаратлар бәясен арттыру фактларын ачыклау буенча тикшерүләр дәвам итәчәк. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтләрнең ТР идарәләренә, ТР ЭЭМ шундый бурыч йөкләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100