Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«D'әrt» труппасы гарәп язуыннан Яңалифкә күчү чорына багышланган спектакль тәкъдим итә
«D'әrt» театр труппасы тамашачыларга 100 ел элек булган тарихи вакыйгаларга — гарәп язуыннан латин графикасына (Яңалифкә) күчү чорына багышланган яңа спектакль тәкъдим итә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Әлифба һәм хәрефләр — тел белән танышу нәкъ менә шуннан башлана. Бу — язма мәдәниятнең һәм мирасның нигезе булып тора. Әгәр бөтен бер халыкка гадәти нигезне яңасына алыштырырга тәкъдим итсәләр, ни булыр? Спектакль авторлары шул сорауга җавап эзли.
Моннан 100 ел элек яшь Совет дәүләтендә төрки халыклар кулланган гарәп алфавитыннан баш тарту һәм латин графикасына — Яңалифкә күчү турында кискен бәхәсләр башланган. «D'әrt» труппасының яңа иҗат җимеше нәкъ менә шул чорга багышлана.

Сәхнә әсәре «спектакль-тикшеренү» жанрында эшләнгән. Аның геройлары — латин алфавитын кертү яклы булучылар һәм аңа каршы килүчеләр, яшеренгән гарәп графикасындагы китапларны укучы студентлар, басма машиналар булдыручылар һәм безнең замандашлар.
Спектакль 11 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Камал театрында (универсаль зал /Һ.Такташ ур., 74) татар теленә синхрон тәрҗемә белән русча күрсәтеләчәк.
Проект «Калеб» иҗат берләшмәсе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Рольләрдә:
Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин
Виолетта Ченина
Ринат Газизов
Исмәгыйль Сафиулов
Марат Шәяхмәтов
Режиссер: Әминә Миндияр
Текст авторы, видео: Алсу Хафиз
Тапер: Айдар Ниязов
Яктылык буенча рәссам: Ринат Газизов
Костюмнар буенча рәссам: Исмаил Сафиулов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз