news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәреслекләр авторы Рамилә Сәгъдиева татар теле дәреслеген төзүдә кыенлыкларны атады

Дәреслекләр авторы Рамилә Сәгъдиева татар теле дәреслеген төзүдә кыенлыкларны атады
Владимир Васильев

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева татар теле дәреслекләрен төзүдәге кыенлыклар турында сөйләде.

«Дәреслекләрне язуда иң катлаулы мәсьәлә – программа. Соңгы елларда программа бик нык үзгәрде, һәм ул шактый катлаулы дип әйтер идем. Ә дәреслек авторлары программага таяна, аннан читләшергә ярамый. Укытучы исә шул дәреслек белән эшләргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, «өйрәтә алмый» дип, ата-ана укытучыны ачулана, ә укытучы дәреслек авторын тәнкыйтьли. Без, әлбәттә, автор буларак әлеге программадагы материалны мөмкин кадәр җиңелрәк вариантта тәкъдим итәргә тырыштык», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, 2013-2015 елларда язылган беренче дәреслекләре буенча бары тик бер буын укучы гына укып чыккан. «Иң зур проблема – эшләргә, иҗат итәргә тәүлектәге 24 сәгать вакыт җитмәү. Төп эшем – университетта укыту. Ә дәреслек язу өчен төн һәм ял, бәйрәм көннәре кала», - дип аңлатты галимә.

Рамилә Сәгъдиева дәреслекләре

«Хәзер Федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм программа үзгәрде. Узган ел 1-4 сыйныфлар өчен татар теленнән Кадрия Фәйзрахманова белән дәреслекләр яздык. Нәшрият аны Мәскәүгә илтте, һәм ул федераль исемлеккә кертелде. Быел 5-9 сыйныфлар өчен татар телен туган тел буларак укучылар өчен дәреслекләр әзерләдек, нәшриятка тапшырдык. Алга таба 10-11 сыйныфлар өчен дә дәреслекләр язарга ниятебез бар», - диде ул.

Сәгъдиева, Фәйзрахманова дәреслекләре 1-11 сыйныфлар өчен каралган. «Сигез ел элек эшләнгән дәреслекләргә хәзер инде борылып та карыйсы килми. Һәрхәлдә, аны укытучылар бик ярата. Чөнки заман үзгәрә. Хәзер без ул дәреслекләрне башкача – хәзерге балаларның яшь үзенчәлекләренә генә түгел, ә кызыксыну дәрәҗәләренә дә туры китереп эшләдек», - диде Рамилә Сәгъдиева.

Совет заманындагы дәреслекләр белән чагыштырганда, яңа дәреслекләрдә күбрәк тоташ текстлар, төсле рәсемнәр урын алган. «Төп максат – белем бирү генә түгел, укучыларны тәрбияләү һәм туган телләрендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү, теләк уяту. Шуңа күрә бу үзгәреш безгә файдалы гына: дәреслекләрне төзәтә алабыз, материалны укучыга башка форматта җиткерә алабыз», - диде ул.

«Мин «Мәгариф – Вакыт» нәшрияты белән хезмәттәшлек итәм, алар авторларга әйтергә теләгән фикерләрен укучыга тиешенчә җиткерергә мөмкинлек бирә. Аларга иң мөһиме – сыйфат. Төп максаты да – заман таләпләренә җавап бирә торган яхшы сыйфатлы дәреслекләр бастыру һәм мәктәпләргә тарату. Шуңа күрә авторга ярдәмгә иң оста рәссам, верстальщик, дизайнер, редактор, корректорны тәкъдим итә. Яхшы дәреслек ул авторның гына хезмәте түгел. Ул – тулы бер коллективның уртак бер җимеше», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100