Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәресләр башланыр алдыннан укучыларның мобиль телефоннарын җыеп алырга тәкъдим иттеләр
Май аенда Россия Мәгариф министрлыгы барлык төбәкләргә дә уку-укыту процессын оештыру буенча киңәшләр, шул исәптән дәресләр алдыннан телефоннарны җыеп алу тәкъдимен җибәрергә җыена.
Мәгариф министры Сергей Кравцов әйткәнчә, дәресләрдә кәрәзле телефон куллануны тыю турында карарны һәр уку йорты мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк. «1 сентябрьдән башлап, һәр мәктәп бу киңәшләрне ничек куллану турында карарны үзе кабул итәчәк. Шул исәптән бу киңәшләр арасында мобиль телефоннарга бәйле мәсьәлә дә бар», - диде министр.
«Мобиль телефоннар укучыны дәрестән бүлдермәсен өчен аларны мәктәпкә яки класска керер алдыннан җыеп алырга киңәш итәбез. Уку барышында укытучылар сораса гына телефоннарны кулланырга була», - дип яза Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС агентлыгы.
Моннан тыш, министрлык теге яки бу ресурсларны куллану, уку процессын һәм тәрбия эшләрен оештыру, мәктәп түгәрәкләрен, театрларын һәм спорт секцияләрен булдыру буенча инструктаж уздырырга, шулай ук мәктәп расписаниесе һәм ашханәдәге менюлар буенча киңәшләр бирергә планлаштыра.
Министр сүзләренчә, әлеге исемлеккә Россия мәктәпләрендә булган иң яхшы тәҗрибәләр тупланачак. Аны һәр уку йорты үзенә җайлаштыра ала.
Алдарак «Татар-информ» яңа уку елында һәр атна башында мәктәпләрдә дәүләт гимнын башкарачаклар дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз