Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәрдемәнд. Яз чәчәге
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә тартыладыр)
Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,
Ничек бөкдең умырзая җилекне.
Исәр-исмәс икән таңда җил,
Ничөн кызганмадың, түктең гөлеңне?
(1906)
1906 елның 22 мартында «Вакыт» газетасының 8нче санында, ягъни «Тал чыбык» шигыре белән бер үк санда
басыла. «Тал чыбык» шигыре «ислах сораган шәкертләргә» гомумән багышланган булса, бу соңгы «Яз чәчәге»
шигыре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә багышланган, һәм ул да шул еллардагы уку-укыту эшләренең торышын күрсәтү булса кирәк.
Белешмә. Шагыйрь Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приискасы хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала. Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре дөнья күрә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз