Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәрдемәнд. Яңгыр
Көн кызды, кызды һава монарланып,
Сагымлап кыр белән дала чобарланып.
Һава тымык-гшылт итми!.. Кысылды тын:
Яңгыр көтә җирнең йөзе комарланып...
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән ужарланып,
Йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы килә атылып, йомарланып...
Ялт! Итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк – яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп украна, җир сыгыла,
Нәдер итеп Ходаемга халык сыгына.
Мал чулашып уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил агына.
Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.
(1906)
Монарланып – һаваның куерып, зәңгәрләнеп һәм ерактан болыт төсле булып күренүе.
Сагымлап – куерып.
Комарланып – сусап, зарыгып мәгънәсендә.
Ужарланып – котырынып.
Украна – ыңгыраша (борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата).
Чулашып – куркышып.
Белешмә. Шагыйрь Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приискасы хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала. Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре дөнья күрә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз