news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәнд. Кыйтга (Һөҗүм иткән фәләк...)

Һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дам...
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кылган ул хам...
Чыгар кындан каләм – тел зөлфикарын!
(1906)


Фәләк – тәкъдир, язмыш.
Җир-җир – һәр җиргә.
Корып дам – ау, тозак корып.
Фөрьяд – елау-сыктау тавышы.
Хам тимер – эшләнмәгән чи тимер.
Зан кылган ул хам – дип исәпләгән ул үзе хам дигән мәгънәдә.
Тел зөлфикарын – тел кылычын.

Белешмә. Шагыйрь Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приискасы хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала. Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре дөнья күрә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100