news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәнд. Каләмгә хитап

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар – сөйлә безгә!

Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армандәсы бар...
Кара туфрак тулы мәзлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар – сөйлә безгә!

(1906)


Хитап – эндәшү.
Гаян ит – мәгълүм ит, ачып сал.
Әхвалеп бәян ит – хәлләрен сөйләп, хикәя итеп бир.
Армандасы – үкенечле өмете-теләге.
Мазлум нидасы – кыерсытылган, җәберләнгәннәр тавышы.
Фидасы – корбаны.

Белешмә. Шагыйрь Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приискасы хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала. Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре дөнья күрә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.


Дэрдменд. Обращение к перу (Перевод Николая Беляева)

Перо! Открой – какой владеешь тайной,
Суть быстротечной жизни начертай мне.
С бумагою дружна слеза твоя живая,
Поведай грусть свою, свои желанья.

У дедовских могил, душа моя, бессонно
Досадою отцов, их горечью дыши!
Здесь черная земля – вся из обид и стонов.
Чьи это жертвы? Кто они – скажи!

Перо! Открой – какой владеешь тайной,
Суть быстротечной жизни начертай мне.
С бумагою дружна слеза твоя живая,
Поведай миру все обиды и желанья...
(1906)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100