news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәрдемәнд һәм Муса Җәлилгә багышланган «Туган телем» бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек

ЮНЕСКО тикшеренүләренә караганда, дөньяда кеше бер-берен аңлый ала торган 14 тел бар. Бу телләр арасында төрки телләрнең бердәнбер төркеме булган татар теле дә бар.

Дәрдемәнд һәм Муса Җәлилгә багышланган «Туган телем» бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге ел саен Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телем» дигән бәйге уздыра. Бүген конкурска йомгак ясаганнар.

«Без конкурсны ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклар хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Дәрдемәнднең якташы, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырдык. Быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Конкурс ике номинациядә үткәрелде. Дәрдемәнд һәм Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләргә кирәк иде», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Чара Габдулла Тукайнын «Туган тел» җыры белән башланган. Аны халыкара конкурслар лауреаты, җырчы, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Гөлнара Хәйруллина башлап җырлаган.

«Быел конкурска 550дән артык видео кабул ителде. Бер меңнән артык кеше катнашты. Башкортстан, Чувашия, Марий Эл Республикалары, Түбән Новгород өлкәсе, Әстерхан шәһәре, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, югары уку йортларында белем алучы студент, китапханәче, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыды. Каләм ияләренә багышлап шигырь язучылар да бар иде», - диде ул.

Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламен җиткергән. Шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Фәүзия Солтан-Галиуллина конкурска җибәрелгән эшләргә бәя биргән, чараның әһәмиятенә тукталган.

Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнеп, китаплар нәшир иткән Татарстанның халык язучысы Лирон Хәмидуллин Дәрдемәнднең эшчәнлеге турында сөйләгән. Ул шулай ук яшь буынга шагыйрьнең фикерләрен җиткергән. Чарада Лирон Хәмидуллинга «Татар булуым белән горурланам» дигән Дәрдемәнд медале тапшырылган.

«Хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Бәширова яшь буынга «Ана телен кадерләгән халыкның кадере булыр» дигән уй-фикерләрен җиткерде. Педагог, нәфис сүз остасы, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Зифа Гәрәева чыгышын Муса Җәлилнең шигъри юллары белән тулыландырырды», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Татарстанның атказанган артисты, Сара Шакулова медале иясе Гөлия Хәмәтгалиева Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиянең «Сылу» бию төркеме белән бергә Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен сәхнәләштергән. Баш рольдә Мостафа Закиров булган.

Беренче урынга лаек булган җиңүчеләр исемлеге:

  • Дәрдемәнд премиясе лауреаты, 11 сыйныф укучысы Әнвәр һәм Азамат Хәертдиновлар,
  • Татарстанның Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Язилә Әһлиуллина,
  • «Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27нче гимназия» укучысы Бәхтияр Җаппаров,
  • Татарстанның Буа районы Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Искәндәр Гобәйдуллин,
  • Казан шәһәренең 95нче табигый фәннәрне өйрәнү лицееннан Кәрим Исмәгыйлев,
  • Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Альберт Харитонов,
  • Татарстанның Әлки районы, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Зилә Фәсахова, Элина Ибраһимова,
  • Казан педагогика көллиятеннән Лилия Гәрәева.

«Алар Дәрдемәнд, Муса Җәлил шигырьләрен укыды. Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 3нче гимназия укучылары (җитәкчеләре: Гөлсинә Садыйкова, Минзирә Исмәгыйлева) каләм иясе Ренат Харисның «Жәлилчеләр» поэмасыннан өзек башкарды. Чарада Дәрдемәнд, Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты турында квест уйнатылды. Җавап бирүчеләргә тәсбихлар бүләк ителде. Конкурста катнашкан укучыларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды», - диде Флюра Абдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot