Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада диктор Әхәт Мортазин хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазин хөрмәтенә Уфада С.Перовская урамындагы 19/2 йорт фасадында истәлек тактасы ачылды. Данлыклы диктор бу йортта 2004-2018 елларда яшәгән. «Башинформ» шул турыда яза.
Башкортстан Республикасының халык артисты, радио һәм телевидение алып баручысы, танылган диктор Әхәт Мортазин «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясендә 30 елдан артык эшләгән. Аны «Башкортстанның алтын тавышы» дип атыйлар.
Әхәт Мортазин 2018 елның 13 мартында вафат булды. Аның истәлегенә ел саен Башкортстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында волейбол турниры үткәрелә. Аның туган ягында, Учалы районында, укучылар арасында Ә.Мортазин исемендәге ачык республика конкурсы уза. Яңа Бәйрәмгул мәктәбендә музей эшли, иң яхшы чыгарылыш укучыларына ел саен Әхәт Мортазин исемендәге премия тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз