Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данлыклы ансамбль Лондонга юллана
Данлыклы ансамбль Лондонга юллана
(Уфа, 28 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле оештырылуга 65 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада кайбер мәдәни чаралар дәвам итә. Ансамбльгә нигез салган күренекле милләттәшебез Фәйзи Гаскәровны искә алу кичәсе дә шушы күркәм юбилей кысаларында әзерләнгән иде. Ансамбль ветераннары үзләренең остазы хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты, аның кабатланмас талант булуын билгеләде.
Фәйзи Гаскәров яшь чагында Мәскәүдә Игорь Моисеев җитәкчелегендәге СССР халык биюләре ансамблендә эшләгән. Шул чакта ук аның башына Башкортстанга кайтып, классик милли балет, халык биюләре ансамбле оештыру уе килә. Ул авылларга чыгып, биюгә маһир булган татар һәм башкорт егетләрен, кызларын туплый. Ансамбль шулай итеп һәвәскәр сәнгать түгәрәге сыйфатында үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Ә инде ансамбльнең тәүге балкышлы уңышларын күргәч, Башкортстан хөкүмәте аны үз карамагына алып, яшь биючеләрне һөнәри укытуга юллауга һәм матди ярдәм күрсәтүгә керешә.
Үз эшенең остасы Фәйзи Гаскәров үзе үк оештырган ансамбльне тиз арада бар илгә таныта. Алай гына да түгел, әллә күпме чит илләргә гастрольләргә чыгып, Советлар берлеге һәм Русия данын бар дөньяга киң белгертүгә дә зур өлешен кертә Гаскәров ансамбле. Әйтүе генә ансат – үзенең яшәү дәверендә данлыклы ансамбль 65 чит илдә булган. 1990 елда Ф. Гаскәров ансамбленә Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге бирелә.
Бу ел башыннан гаскәровчылар үз юбилейлары кысаларында бихисап иҗади гастрольләрдә булды. Әле Яңа елга аяк баскач та, 11 гыйнварда алар Лондонга иҗат сәфәренә китә. Бер атналык гастрольләре барышында атаклы ансамбль биючеләре Бөекбритания тамашачыларына бик күп халыкларның милли биюләрен күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз