news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данлы Мөнирә Булатованың тууына 100 ел тулуга “Кармен” спектакле күрсәтеләчәк

Аның каберенә таш куелды

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Бүген кичке 6да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ж. Бизеның “Кармен” спектакле күрсәтеләчәк. Ул танылган татар опера җырчысы, ТРның һәм РФның халык артисты Мөнирә Булатованың тууына 100 ел тулуга багышлана.

Спектакльдә баш рольне Украинаның Милли опера солисты Анжелина Швачка башкарачак. Шулай ук тамашада Мария театры артистлары катнашуы көтелә. Спектакль барышында Казанда беренче тапкыр Никола Джулиани (Италия) дирижерлык итәчәк, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Көндез исә Мөнирә Булатованың Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберенә таш куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100