Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данлы аналарга багышлап
Данлы аналарга багышлап
(Төмән, 23 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Милли мәдәниятләр йортының «Төзүче» мәдәният сараенда «Ана даны» эстафетасының йомгак кичәсе булып үтте. Бу кичәгә районнардан һәм шәһәрләрдән күп балалы аналар, гомерләрен балаларын тәрбияләүгә багышлаган ялгыз аналар һәм ятим балалар алып үстергән гаиләләр килгән иде. Анда урыннардагы эстафетада җиңеп чыккан 45 ана чакырылды. Кичә бик җылы мохиттә һәм җырлы-моңлы итеп үткәрелде. Һәр ана сәхнәгә күтәрелде, аларның гаилә иминлеген, милли рухны саклап балаларын тәрбияләүдә күрсәткән каһарманлыклары күрсәтелде, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды. Өлкә буенча җиңеп чыгучылар аерым кыйммәтле бүләкләргә дә лаек булды.
Күп балалы аналар арасында Вагай районының Инжура авылында яшәүче Нурисафа Гайсинага тиңнәр булмады. Нурисафа белән Хәмзә Гайсиннар гаиләсендә 11 бала тәрбияләнеп үсә. Аларның балалары иманлы, эш сөючән, укуда алдынгылар булулары белән тирә-юньдә үрнәк булып торалар. Хәзерге вакытта аларның 5 баласы төрле шәһәрләрнең уку йортларында белемнәрен дәвам иттерә, ә бәләкәй кызлары мәктәптә укый. Нурисафа белән Хәмзә икесе дә Инжура мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укыта һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә дә үзләреннән зур өлеш кертә.
Ятим балалар алып тәрбияләүче аналар номинациясендә җиңеп чыккан Ялутор районының Сәел авылында яшәүче Сатирә Исхакова үзенең 4 баласы янына тагын 4 ятим баланы кабул итә һәм аларны ана җылысыннан мәхрүм итми.
Ялгыз аналар номинациясендә ире һәлак булганнан соң, яшьли тол калып, тормыш юлында очраган барлык кыенлыкларны җиңеп чыгып, гомерен ике баласын тәрбия итүгә багышлаган Рәйхана Локманова җиңеп чыкты. Ул 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылык хезмәте ветераны. Аналар хөрмәтенә багышланган бәйрәм концертында җирле үзешчән сәнгать йолдызлары белән бергә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы һәм композитор Мәсгут Имашев һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашевалар да катнашты.
«Ана даны» эстафетасын өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы әзерләп үткәрде. Матди яктан өлкә хакимиятенең Алексей Мальчевский җитәкләгән милли эшләр комитеты ярдәм күрсәтте, ә Раиф Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге «Мирас» хәйрия фонды бу чараның генераль иганәчесе булды.
Кичәдә катнашкан аналар һәм күпсанлы тамашачылар күңелендә бу кичә җылы тәэсир калдырды. Киң татар җәмәгатьчелеге милли гаиләне ныгытуга юнәлдерелгән мондый чараларны традициягә кертергә кирәк, дигән теләк тә белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз