Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәниз Бәдретдин: «Спекулянтларга сәлам» җырын башкаруда Хәйдәр Бигичев ярдәм итте
Җырның исемен «Бирелмә, татар халкы» дип үзгәртеп чыгыш ясарга туры килгән.
Финляндия татары, бүгенге көндә Эстониядә яшәүче рок-музыкант Дәниз Бәдретдин Беренче бөтендөнья татар конгрессы съездында «Спекулянтларга сәлам» җыры белән чыгыш ясавы турында сөйләде.
«1992 елда съездның режиссеры мине бу җыр белән сәхнәгә чыгарырга теләмәде. Җырны Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев һәм башка татар артистлары ишетеп алды. «Дәниз, режиссер белән үзебез сөйләшеп карыйбыз», - диделәр. Ун минут узганнан соң, режиссер чыгышыма риза булды. Әмма җырның исемен үзгәртү таләбен куйдылар. Җырның исеме «Спекулянтларга сәлам» дип атала иде. Без аны «Бирелмә, татар халкы» дип үзгәрттек», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Дәниз Бәдретдин җырны башкарырга рөхсәт бирелмәү сәбәбен җырның сүзләренә бәйләп аңлатты. «Сез җырны тыңлагыз, анализ ясагыз», - диде ул. Җырда: «Әйдә тор, вакыт уянырга / иртәдән кичкә тырышырга, туктаусыз эшләргә / ял итәрсең кабереңдә. Тор! Йокладың җитәрлек, ялкауга Ходайдан ярдәм юк. Әле дәме син алданасың кирәкмәгән сүзгә?» – дигән сүзләр бар.
- Kazan Gruppası Bedretdin — беренче татар рок-музыкантларының берсе Дәниз Бәдретдиннең Казандагы проекты. Үз җырларын яза башлагач, ул 1992 елда «Акт» коллективының музыкантлары белән берләшә һәм Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында чыгыш ясый. Төркем әлеге җырын яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest 2022 фестивалендә башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз