news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данияр Соколов: Милли театрның музыка бүлеген җитәкләүнең җаваплылыгын яхшы аңлыйм

Музыкант һәм музыкаль продюсер Данияр Соколов Камал театрының музыка бүлеге һәм оркестры җитәкчесе итеп билгеләнде.

Данияр Соколов: Милли театрның музыка бүлеген җитәкләүнең җаваплылыгын яхшы аңлыйм

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры музыка бүлегенең яңа җитәкчесе Данияр Соколов оркестрны татар театрының визит карточкасы булган мөстәкыйль музыкаль берәмлек итеп күрә.

Бүген музыкант һәм музыкаль продюсер Данияр Соколовның Камал театрының музыка бүлеген һәм оркестрын җитәкләве билгеле булды. Ул 50 елга якын бу вазифаны биләгән Фуат Әбүбәкеровны алыштырды.

«Татар мәдәниятен популярлаштыру Камал театры чикләрендә генә калмаска тиеш. Театрның оркестры мөстәкыйль башкару берәмлеге булып, татар театрының визит карточкасы булсын иде», — ди Данияр Соколов.

Ул театр оркестрын зур проектларга тартырга, шәһәрдә һәм республикада үткәрелгән зур чараларда катнаштырырга планлаштыра.

«Мин Россиянең борынгы һәм күренекле милли театрының музыка бүлеге җитәкчесе өстендә нинди җаваплылык торганын яхшы аңлыйм һәм театр җитәкчелегенең ышанычын акларга тырышырмын», — ди Данияр Соколов.

Данияр Соколов Казан Кремлендә «Музыка вокруг нас» һәм башка фестивальләр, KazanOperaLab опера лабораториясе оештырды. Соңгысының Тинчурин театры кысаларында үтүе татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудырган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot