news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» газетасының яңа мөхәррире итеп Данияр Сәйфиев билгеләнде

«Бердәмлек» газетасының яңа мөхәррире итеп Данияр Сәйфиев билгеләнде
http://samtatnews.ru, "Бердәмлек" газетасы

7 ноябрьдә Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасы коллективының һәм гамәлгә куючыларының хисап-сайлау җыелышы булды, анда бертавыштан басманың яңа мөхәррире сайланды. Ул - Данияр Ирек улы Сәйфиев.
Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбрә ителә.

Элек ул редакциядә коммерция директоры вазифасын биләгән һәм «Самара татарлары» төбәк журналының баш мөхәррире булган.

Шулай ук Данияр Сәйфиев февраль уртасыннан Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе матбугат сәркатибе булып тора. Соңгы дүрт ел дәвамында «Бердәмлек» редакциясен җитәкләгән Эльмира Варфоломеева киләсе срокка сайланудан баш тартты һәм коллектив карары белән газетаның әдәби мөхәррире итеп билгеләнде.

Искәртик, элегрәк Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасы редакциясе»нең шулай ук гамәлгә куючылары алмашынды. Алар - «Бердәмлек» редакциясе коллективы һәм Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте булды.

Моңа кадәр басманың гамәлгә куючылары составына Сызрань һәм Похвистнево шәһәрләре, Похвистнево һәм Камышлы районнары администрацияләре керә иде, бу редакциянең грант программаларында катнашуын чикләде. Редакциянең катлаулы матди хәлен исәпкә алып, бу хакимият муниципаль органнарын иҗтимагый оешмага алмаштыру өчен төп сәбәпләрнең берсе булды, диелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, соңгы берничә ел дәвамында Самараның татар газетасы басма массакүләм мәгълүмат чаралары өчен системалы проблемаларга бәйле җитди финанс кыенлыклары кичерә. Алар - почта һәм типография хезмәтләре бәясенең даими артуы, дәүләт ярдәме чикләнү, мәгълүматны татар телендә кабул итәргә сәләтле язылучылар санының кимүе.

Газетаның яңа мөхәррире алдына басманың финанс бәйсезлеген тәэмин итү һәм аның үз укучылары өчен тотрыклы эшләве өчен хакимият органнары белән тагын да нәтиҗәлерәк мөнәсәбәтләр һәм татар бизнес-бергәлеге белән үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру бурычы куелды, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100