news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә

"Болай эшләү Даниянең калган җәмгыятьләренә кире тәэсир булмасын өчен кирәк”, - дип язган ул.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Даниянең иммиграция эшләре буенча министры Ингер Стойберг Рамазан аенда ашау-эчүдән баш тарткан мөселманнарга корольлектәге башка яшәүчеләргә куркыныч тудырмас өчен отпуск алырга өнди. Бу хакта, Дания матбугат чаралары хәбәренә сылтама белән, ИНТЕРФАКС хәбәр итә.

"Мин Рамазан аенда барлык мөселманнарны эш урыннарын калдырырга чакырам. Болай эшләү Даниянең калган җәмгыятьләренә кире тәэсир булмасын өчен кирәк”, - дип язган И.Стойберг Дания газетасындагы үз колонкасында.

"1,4 мең ел булган ислам дини тәгълиматларын башкару белән Даниядә 2018 елда социаль тормыш һәм хезмәтне бергә алып барып буламы икән дип уйлыйм”, - дигән министр.

И.Стойберг Даниядә дин иреге булуын, шулай да Рамазан аенда дини кануннарны башкару башка җәмгыятьтә яшәүчеләргә куркыныч булырга мөмкинлеген яза. Министр мөселман динендә булган машина йөртүчеләрне мисал итеп китерде. Алар ун сәгатьтән артык ризык капмыйча машина йөртүләрен дәвам итәләр. "Бу бар кеше өчен дә куркыныч булырга мөмкин, - дигән И.Стойберг, - Рамазан куркынычсызлыккка һәм эшчәнлеккә тәэсир итә", - дип өстәгән.

2018 елда Рамазан ае 16 майда башланды һәм ул 14 июньгә кадәр дәвам итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100