Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Даниядә никаб һәм пәрәнҗә ябынуны тыялар
Әлеге закон 1 августтан гамәлгә керә.
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Дания парламенты никаб белән пәрәнҗә ябынуны тыя торган закон проекты кабул итте. Бу хакта Анадолу сайты хәбәр итә.
Закон проекты өчен 70 депутат тавыш биргән, 30ы – каршы.
Закон 1 августтан гамәлгә керәчәк. Законны бозучыларга 1 мең крон штраф салыначак. Законны 4 тапкырдан артыграк бозучылар 10 мең крон штрафка тартылачак.
Дания юстиция министры Сёрен Папе Поульсен сүзләренчә, полиция хатын-кызларның никаб һәм пәрәнҗәләрен салдырмаячак. Хокук бозучыларга штраф салыначак һәм өйләренә җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз