news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Даниядә чикмән һәм никабтан урамга чыгуны рәсми рәвештә тыярга җыеналар

Закон бозучыларга штраф күләме 1000 Дания кронасы (168 доллар) тәшкил итә. Икенче тапкыр тотсалар, аның күләме ун тапкыр арта.

Даниядә чикмән һәм никабтан урамга чыгуны рәсми рәвештә тыярга җыеналар
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бу язда Дания урамга чикмән һәм никабтан чыгу рәсми төстә тыелган Европа илләре исемлеген тулыландырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Дания Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән шул хактагы закон проекты март ахырында парламент каравына тапшырылып, хуплау табар дип көтелә.

Закон проекты авторлары традицион мөселман киемнәре – чикмән һәм никаб турында гына сүз алып бармый - «битне каплый торган барлык киемнәр»не дә тыю күздә тотыла.

Закон бозучыларга штраф күләме 1000 Дания кронасы (168 доллар) тәшкил итә. Икенче тапкыр тотсалар, аның күләме ун тапкыр арта. 

news_right_1
news_right_2
news_bot