Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дания Заһидуллина: Тукай үз кадерен үзе белгән
Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина фикеренчә, Тукай үз кадерен үзе белгән шәхес. Бу хакта ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2026» кысаларындагы Бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында «XXI гасырның фәнни-мәдәни фикерендә Габдулла Тукай» темасына чыгышында сөйләде.
Ул катнашучыларны XXI гасыр фәнендә һәм мәдәниятендә Тукайның нинди урын алып торуы турында уйланырга чакырды.
«Тукай шәхесенә карата совет чорында формалашкан калыптан чыга алмыйбыз. Тукай ятим, ялгыз, ач-ялангач булган диебрәк, аны кызганырлык бер шәхес итеп күрсәтү дәвам итә. Дөрес, моның сәбәпләре бар. Тукай автобиографик әсәрләрендә, фантазиясен дә кушып, балачагын шактый караңгы фоннарда күрсәтә. Икенче яктан, Тукайны болай күрсәтү совет чоры идеологиясенә туры килә», – дип искәртте Дания Заһидуллина.
Аның фикеренчә, XXI гасырда Тукай турында сөйләшкәндә, аның әйләнә-тирә даирәсенә күз салырга кирәк. «Уральскидан килгән Тукай монда билгеле бер даирәгә килеп эләгә. Бу даирәдә Сәгыйть Рәмиев тә, Фатих Әмирхан да, Газиз Гобәйдуллин да, Әхмәтгәрәй Хәсәни дә, башкалар да бар. Болар – Казанның алтын яшьләре, татарның алтын байлары. Алар ятим Тукайны үз араларына кабул итмәсләр иде. Тукай, Казанга килгәндә үк, шагыйрьлек миссиясен, талант көчен аңлап килгән зур шәхес була, шуңа күрә шагыйрьләр, наширләр, бөекләребез арасында югары урынын таба», – дип саный галимә.
Ул Тукайның тормышында кыска гына чорда язылган әсәрләрендә дә моңа бик күп дәлилләр табып булуын әйтә. «Тукай үзен «мин бөек галәмнәр шагыйре» дип әйтеп, үзенең зур талант иясе булуын да яхшы аңлаган. Шушы талантын халкы алдында үзенә тиеш дәрәҗәдә күрсәтә дә алган. XXI гасыр Тукаебезны бөек, үз кадерен үзе белгән, бөекләр арасында бөек булып яши алган шәхес буларак танысын иде», – дигән теләкләрен җиткерде Дания Заһидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз