news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дания Заһидуллина Тукайга кайсы шигырьләре өчен хезмәт хакы арттырып түләнгәнен әйтте

Дания Заһидуллина Тукайга кайсы шигырьләре өчен хезмәт хакы арттырып түләнгәнен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Җаек һәм Казан чоры иҗатларына күзәтү ясап, кызыклы фактларга тукталды. «Тукай укулары-2026» кысаларындагы Бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында ул «XXI гасырның фәнни-мәдәни фикерендә Габдулла Тукай» темасына чыгыш ясаган иде.

«Мөхәрриргә» һәм «Милләтә» шигыре басылып чыкканнан соң, Камил Мотыйгый Габдулла Тукайның хезмәт хакын 20 сумга арттыра. Бу шигырьләр шулкадәр аерылып тора һәм шулкадәр үзенчәлекле була, замандашлары аларның дөньяви шигырь булуын күрә. Шушы шигырьләре Тукай иҗатында саф романтизмның 1906 елның көзеннән башлануы турында сөйли. Бу факт безгә Тукайның Җаек чоры иҗатына яңача якын килергә, татар әдәбиятында мәгърифәтчелектән саф романтизмга һәм саф реализмга күчү вакытын ачыкларга ярдәм итә», – дип саный Дания Заһидуллина.

Ул XX гасырның Тукай турында билгеле бер калыпка салынган фикер формалаштырганын билгеләп узды. «XX гасырның башында, Тукай үзе исән вакытта, аның иҗатына бәя бирүчеләр шагыйрьнең 27 генә ел яшәп калуын да, аның бик иртә үкенечле үлемен дә күз алдында тоткан. Тукай турында сөйләгәндә, шушы факт аны фәнни яктан өйрәнүгә дә тәэсир ясаган. Шул ук вакытта бу фикерләр, Тукай иҗатына аның кыска иҗат дәверен күз алдында тотып якын килү совет чорының сәяси идеологик карашларына да тәңгәл килгән, шуңа күрә XXI гасырга да XX гасырның күп кенә карашлары белән бергә килеп чыктык», – ди галимә.

Ул Тукайның язмалары мәгърифәтчелек белән башланып китүен, мәгърифәтче лирик герой тудыруын, аларның халыкны белем, мәгърифәт алырга, һөнәр үзләштерергә чакыруын билгеләп узды.

«Мәгърифәтчелек чоры Тукай Казанга күчеп килгән 1907 елга кадәр барган дип исәпләнә. Әмма Тукайның Җаек чорын җентекләп өйрәнгәндә, 1906 елның көзеннән Тукай иҗатында үзгәрешләр күренә башлый. Бер яктан, мәгърифәтчелек чорында да милләт төшенчәсен кулланса да, шагыйрь бу төшенчәгә халык мәгънәсен салган була, ә 1906 елның көзеннән иҗатында милләт сүзе «этник бердәмлек, нация» мәгънәсендә кулланыла башлый. Бөтенләй үзгә лирик герой туа. Ул – милләтпәрвәр, халыкны яратучы. Беренче булып татар шигъриятендә милләтне берләштерү, бердәмлеккә өндәү кебек яңа фикерләргә юл ача», – дип билгеләп узды Дания Заһидуллина.

Ул Җамал Вәлидинең дә, Тукайның Казан чоры иҗаты турында сөйләгәндә, Уральскидагы соңгы бер ел иҗатын да Казан чорына кертеп карарга кирәк, дигән фикерен искәртте. «Кызганыч, бу җөмлә совет чорында Тукай иҗатына якын килүчеләрнең игътибарыннан читтә кала. Тукайның Уральск чоры иҗаты, нигездә, мәгърифәтчелек иҗаты буларак карала», – ди Дания Заһидуллина.

Ул шулай ук Җамал Вәлидинең «Мәҗмугаи әсәре»нә кертелгән Тукай турында әһәмиятле сүзләренә дә тукталды. «Ул: «Вакытлар үткән саен Габдулла Тукай исеме бөекләребез рәтенә язылыр, Тукайны аңлавыбыз тирәнәя барыр», - ди. Без бу сүзләрнең тормышка ашканын күрәбез», – диде Дания Заһидуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot