news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Шәриф Камалның академик басмасын әзерләү вакыты җитте

Дания Заһидуллина: Шәриф Камалның академик басмасын әзерләү вакыты җитте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның академик басмасын чыгаруны планга кертү турында сөйләде.

«Фәнни өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да бу мәсьәләне күтәрәбез, күрәсең, Шәриф Камалның академик басмасын әзерләү вакыты җиткәндер. Шәриф Камалның бик күп публицистик язмалары әле әйләнешкә кермәгән, бигрәк тә 1905-1917 елдагысы. Шәриф Камалның әдәби әсәрләренә бәя бирү, аның психологик прозасын алга чыгарып, аңа карашны үзгәртте. Академик басма чыккач, Шәриф Камалга караш тагын бер тапкыр үзгәрәчәк», - диде ул Шәриф Камал музеенда түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Галиәсгар Камал һәм Шәриф Камалның академик басмаларын эшләү күздә тотыла. «Бәлки, аларны икесен янәшә дә алып барып була торгандыр, һәрхәлдә, бу турыда текстологлар белән киңәшергә кирәк. Шәриф Камал дигәндә, музей, аның коллективы, аның тирәсенә тупланган яшьләр – алар безнең өчен зур ярдәмче булачак. Шәриф Камалның алты-җиде томлык академик басмасы чыкса, ул инде бүген Шәриф Камалның мирасы укучыга әйләнеп кайтты дигән сүз булыр иде», - дип саный галимә.

Дания Заһидуллина фикеренчә, Шәриф Камал мирасын кайтару өчен, академик яки фән юнәлешендә эшләү генә җитми.

«Моның өчен яшьләр белән эшләүнең бик күп төрле яңа формалары кирәк. Минемчә, республика күләмендә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла. Әлбәттә, Тукай – бердәнбер. Шул ук вакытта, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Шәриф Камалның туган көннәрен дә мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары, вузлар дәрәҗәсендә ниндидер билгеләп үтеп булмый микән? Татарстан фән һәм мәгариф, мәдәният министрлыклары үзара килешеп, моны эшли аладыр дип уйлыйм», - диде белгеч.

Галимә музейда яшьләрне туплап, алар өчен төрле кызыклы формаларда эш алып баруларын хуплавын әйтте.

«Әгәр дә, шулай итеп, бу шәхесләрне, аларның иҗатын яшь буынга җиткермәсәк, ул инде академик, фәнни-популяр басмаларда билгеле бер өлкән буын кешеләр өчен кадерле мирас булып кына калачак. Ләкин анда да йөрүче төркем зур түгел. Шуңа күрә мин тәкъдим иткән вариант бик отышлы булыр иде. Елга бер тапкыр мәктәпләргә Шәриф Камал турында 45 минутлык материалны әзерләп бирәбез икән, ул инде зур масштабтагы балалар төркемен шушы мираска якынрак китерүгә бер адым булыр иде дип уйлыйм», - диде ул.

  • Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музеенда үткәрелгән «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» темасына түгәрәк өстәл утырышыннан репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100