«Кичәнең шундый форматта оешуы Мөхәммәт абыйга гаҗәеп тә ошаган булыр иде, чөнки ул үзе дә татар дөньясына – фәнгә һәм мәдәнияткә бик зур яңалыклар алып килгән кеше иде. 1968 елда аның «Без – 41 нче ел балалары» повесте басылып чыгуга, аның турында гаҗәеп зур сөйләшүләр башлана. Чөнки бу повесть татар әдәбиятында моңарчы язылган бер генә әсәргә дә охшамаган була. Әсәрдә геройларның күплеге, хикәяләүченең әсәрдә катнашучыга, автор образларына бүленүе, я булмаса, тормышның бик күп тарихлардан җыелган мозаика рәвешендә тәкъдим ителүе гаҗәп була.
Шушы мозаик тормыш кешеләр язмышына, күп кешеләр язмышыннан халык язмышы, милләт язмышы турында зур бер сөйләшүгә алып чыга. Әлеге әсәрнең гаҗәеп теле, шигъри аһәңе язучының моңарчы күрелмәгән үзгә бер стильдә чыгыш ясавын сөйли. Бу стильне әдәбият белемендә орнаментальлек (орнаментализм) дип йөртәләр. Димәк, әлеге стиль Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка алып килгән зур ачыш була һәм шушы ачыш Мөхәммәт абыйны татар дөньясына да, башка халыкларга да зур язучы итеп таныта, татар дөньясын – Масра басуларын, андагы торналар очышын, шундагы кешеләрне тасвирлавы һәйкәл булып кабул ителә.
Әлеге повесть безнең буын өчен гаҗәеп ачыш булды. Аның алга таба язылган әсәрләре – «Кеше китә – җыры кала», «Ут чәчәге», «Мәңгелек яз», «Бәхилләшү», «Торналар төшкән җирдә» – алар барысы да беренче әсәрдән алынган миллилекне, үз халкын яратуны, шушы халыкның зурлыгын, матурлыгын күрсәтә. Мөхәммәт Мәһдиевның язучылык абруе шулкадәр зур була, ул аның галимлек абруен күмеп китә, без дә аны беренче чиратта язучы буларак зурлыйбыз.
Университетта без аннан тормыш дәресләре дә, зыялылык дәресләре дә алганбыздыр. Тормышка артистларча карау хас иде аңа. Ул лекцияләре белән дә, «Әллүки» клубындагы дәресләре белән дә, фәнгә, мәдәнияткә, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә студентларга тулы бер дөньяны ача алгандыр.
Мин, аның укучысы буларак, Мөхәммәт абыйның зыялы, затлы, абруйлы сурәтен күз алдымда тоткан килеш, «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча төшерелгән фильмны да, «Кеше китә – җыры кала» сериалын да гаҗәеп ачыш, аның иҗатын яңа буынга популярлаштыру дип кабул иттем. Моның өчен әлеге фильмнарны бар иткән, ул идеяне тормышка ашырган һәркемгә зур рәхмәт! Мөхәммәт абый исән булса, аларны күрсә, һичшиксез, бернинди тәнкыйтьсез, бернинди ирониясез кабул иткән булыр иде. Үз геройларын режиссер һәм артистлар фантазиясе аша яңадан күреп, үз дөньясының яшьләргә дә илһам алып килүен күреп шатланган булыр иде.
Мөхәммәт абыйның бер гадәте бар иде – ул инде безгә, кызларга, әдәбиятка зур файда китерердәй кешеләр дип карамый иде. Әдәби очкынны егетләрдә күрә иде. Безнең күңелдә ул фәнгә очкын уята алды. Димәк, ул, бер үк вакытта иҗатчы буларак та, фәнни остаз буларак та, яңа буынны үз артыннан ияртә алган зур әйдаман булган», – ди ул.
Кичәдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.