news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимовның 1912 елда ни өчен Киевка киткәнен сөйләде

Галимҗан Ибраһимовның 1912 елда Тукай турында язган фикерләре татар җәмәгатьчелегендә зур протест тудыра. Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина шул сәбәпле язучының 1912 елда Киевка күченеп китәргә мәҗбүр булуы хакында сөйләде.

Галимҗан Ибраһимов 1911 елда «Әдәбият мәсьәләләре» дип аталган күләмле мәкалә бастыра, анда әдәбиятка күзәтү ясый. Зариф Бәшири, Миргазиз Укмасый шигырьләрен бөтенләй яраксызга чыгара, Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думавида тезмә сөйләм ярыйсы булса да, «шигърият» юк дип саный. Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә хис тә, образлылык та бар, ләкин тезмә камил түгел дип белдерә, Габдулла Тукайны «татар шигъриятен үзгәртүче беренче урында торган шагыйрь», дип атый.

Дания Заһидуллина

Фото: © Салават Камалетдинов

Ләкин соңрак аларның Габдулла Тукай белән үзара мөнәсәбәтләре үзгәрә, үзара тәнкыйть барлыкка килә. «Габдулла Тукай да холык ягыннан бик кискен кеше була һәм Галимҗан Ибраһимов та», - диде галимә.

Дания Заһидуллина әйтүенчә, Галимҗан Ибраһимов 1912 елның февраль саннарында   Әстерханда нәшер ителгән «Идел»  газетасында Галимҗан Ибраһимов үзенең иң бәхәсле фәнни-тәнкыйди хезмәтен – «Татар шагыйрьләре»нең Сәгыйть Рәмиев иҗаты турындагы өлешен бастыра башлый. Тулы килеш хезмәт 1913 елда Оренбургта аерым китап булып дөнья күрә һәм татар мәдәни җәмгыяте тарафыннан гаять тискәре кабул ителә. Хезмәтнең Тукай каты авыру вакытта, үлеменә берничә ай калгач нәшер ителүе зур шау-шуга, мәсьәләнең әхлакый, кешелеклелек ягын үзәккә куюга сәбәп була.

Галимҗан Ибраһимов

Язучы өч шагыйрь – Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд һәм Тукай иҗатына анализ ясый. «Фикер көчлелеге ягыннан Сәгыйть Рәмиевне беренче урынга куя, шигырьләрендә ритм, рифма сакланмау, фикер әйтелеп бетмәвен искәртә. Дәрдмәндкә элитар, фәлсәфи поэзия вәкиле буларак карый. Өченче урынга Тукайны куя. Аның иҗаты турында сүзне Галимҗан Ибраһимов тел-сөйләмен тәнкыйтьләүдән башлый. Язучы: «Тукаев шагыйрьме, түгелме?»  дигән сорау куя да, гомумиләштереп, аерым бер әсәрләрендә – шагыйрь, әмма аерым бер шигырьләрендә әдәбилек, нәфислек җитми дип белдерә», - диде Дания Заһидуллина.

ХХ йөз башы татар җәмгыятендә халык сөеклесе Тукайга бирелгән бу бәягә каршы җавап биргән күпсанлы мәкаләләр пәйда була. Араларында  Җамал Вәлидинең шул ук исемдәге мәкаләсе Галимҗан Ибраһимовны шигъриятне бары тик элитар, «идеальный» итеп кенә күрергә теләүдә гаепли.  Татар шигыре нәфислеккә генә түгел, бер фикергә, бер максатка хезмәт итәргә тиеш дип, ул өч шагыйрьне – Габдулла Тукаев, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев итеп тезә. Вәлиди мәкаләсе зыялылар тарафыннан хуплап каршы алына.

Галимҗан Ибраһимов китабыннан беренче өзекләр Габдулла Тукайның авыру вакытына, китапның басылып чыгуы шагыйрьнең үлеме белән бер вакытка туры килә. Әдәбият галиме әйтүенчә, татар дөньясы бу хезмәт өчен Галимҗан Ибраһимовка бик тә рәнҗи.

«Зыялылар Галимҗан Ибраһимовка бойкот белдерә. Татар җәмәгатьчелеге аны газета-журналларда бастырмаска, аралашуны туктатырга дип карар кабул итә. Бу хакта Габделбари Баттал, Мәсгуд Гайнетдинов хезмәтләреннән укырга мөмкин.  Юл бикләнгәч, Галимҗан Ибраһимов 1912 елның көзендә Киевка китеп барырга мәҗбүр була. Биредә аңа берничә татар студентына татар теле һәм әдәбияты укытырга, 3-4 балага шулай ук татарча башлангыч белем бирергә тәкъдим ясала, үзенә дә гимназия аттестаты алырга әзерләнү өчен шартлар тудырыла. Ул хосусый укытучы белән белемен күтәрүне дәвам итә, университет профессорлары укый торган ачык лекцияләргә йөри, «Казакъ кызы» романын өр-яңадан язарга керешә», – диде Дания Заһидуллина.

Галимҗан Ибраһимов Киев университетындагы «Мөселман студентлар түгәрәге»нең җыелышларына йөри, һәм шул сәбәпле полиция күзәтүе астына эләгә. 16 студент белән бергә аны 1913 елның 17 апрелендә кулга алалар, бүлмәсендә тентү ясала, табылган кәгазьләр арасында Хәлиулла Еникиевкә дип калдырылган прокламация һәм патша хөкүмәтенә каршы язылган брошюролар салынган конверт булып чыга. Бу хакта татар матбугатында («Кояш», «Вакыт» газеталары) хәбәрләр басыла, әлеге вакыйга татар җәмгыятендә билгеле бер резонанс тудыра.

Киев губерна төрмәсенең ялгыз камерасында Галимҗан Ибраһимов 13 июньгә кадәр утыра, әмма, сәяси яктан ышанычсыз саналып, 1917 ел инкыйлабларына кадәр даими полиция күзәтүе астында яши. Азат ителеп, июньнең 20-ләрендә инде ул Казанга кайтып җитә, берничә көннән туган авылына китеп бара, ди Дания Заһидуллина.

Дания Заһидуллина бу вакыйгага бәя биргәндә Галимҗан Ибраһимовның көчле холыклы, каршылыклы, таләпчән шәхес булуын исәптә тотарга кирәк дип әйтә. «Ул үзенә дә, башкаларга да гаять югары таләпләр куя. Тиз арада татар әдәбиятын Европа әдәбияты югарылыгына күтәрергә омтылып, каләмдәшләрен туктаусыз камчылап тора. Әмма аның бу эш-гамәлләре бер максатка – татар халкының мәдәниятен үстерү максатына буйсындырылган», - диде ул.

Габдулла Тукайның соңгы фотосы. 1913 ел, 1 апрель

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100