news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимов – татар теленең реформаторы

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимовны татар теленең реформаторы һәм яңа татар әдәбиятын формалаштыручыларның берсе, дип атады.

«Галимҗан Ибраһимов татар теленең реформаторы, яңа татар әдәбиятын формалаштыручыларның берсе булып санала. Ул татар телен һәм әдәбиятын фән буларак өйрәнүгә нигез салучы. 1920нче елларда ТАССРның Академүзәген җитәкләгәндә ул халыкның рухи дөньясын төрле яклап өйрәнүгә курс тотып, галимнәрне һәм белгечләрне берләштерә алган», - диде Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли семинарда.

25-26 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан галимнәре катнашында Галимҗан Ибраһимовның иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли семинар уза.

«Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре рухи иреккә һәм кеше характерының көченә дан җырлый. Аның иҗаты бүген дә тикшеренүчеләрнең игътибар үзәгендә булуы очраклы түгел. Аларда бүгенге көннең дә күп кенә проблемалары чагылыш тапкан», - диде Дания Заһидуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100