Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дания Заһидуллина Фатих Әмирханның 6 томлыгы турында: Ниһаять, бу хыял тормышка ашты
Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара конференция кысаларында әдипнең иҗади мирасын тулысынча үз эченә алган яңа 6 томлык академик басма тәкъдим ителде. Филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина әлеге басманы татар фәне өчен тарихи вакыйга һәм милли хыялның тормышка ашуы дип атады.
Галимә билгеләп үткәнчә, Фатих Әмирханның тулы җыентыгын чыгару фикере җәмәгатьчелек арасында 90нчы еллардан ук яңгырап килә. Моңа кадәр чыккан томнарның бик нык кысылып, күп материаллар кертелмичә калуы текстологларны да, әдипнең туганнарын да борчуга салган.
«90-нчы еллардан алып, татар җәмәгатьчелеге, гуманитар өлкәдә эшләүчеләр бер фикерне яңгыратып тордылар: Фатих Әмирханның тулы басмаларын эшләргә, аны кайтарырга кирәк. Бу фикерне Фатих Әмирханның туганнары –Равил һәм Илдус абый Әмирхановлар ниндидер бер хыял буларак мәйданга чыгара иде. Ниһаять, бу хыял бүген тормышка ашты», – диде Дания Заһидуллина.
Аның сүзләренчә, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимовның академик басмалары өстендә алып барылган зур проектлар әлеге эшне берникадәр вакытка кичектереп торган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Дания Заһидуллина яңа басманың сыйфатына югары бәя бирде. Аның фикеренчә, бу алты томлык хезмәт заманча текстология фәненең барлык таләпләренә җавап бирә һәм иң яхшы үрнәк булып тора.
«Фатих Әмирханның бүген без кулга ала торган алты томлык басмасы – бүгенге текстология фәнендә иң камил, иң көчле эшләнгән басма. Аның астөшермәләре дә, комментарийлары да, контекстуаль мәгълүматлары да шул кадәр яратып, детальләп эшләнгән ки, бу басманы бүген иң яхшысы дип бәяләргә мөмкинлек бирә», – дип белдерде профессор.
Яңа басманың беренче өч томы әдипнең әдәби мирасына (проза һәм драматургия) багышланган булса, калган өч томы аның публицистик һәм шәхси язмаларын үз эченә ала. Галимә аеруча 4-нче һәм 5-нче томнардагы яңа ачышлар турында сөйләде.
«4нче томда без инде моңа кадәр белгән Фатих Әмирхан сурәтеннән бөтенләй китәбез. Без Фатих Әмирханны иҗтимагый шәхес буларак кына түгел, ә татар халкының иң югары интеллектуалы һәм аның сәясәтчесе буларак күрәбез. Кызганычка каршы, 4нче томга кергән 70 процентлап мәкалә алар моңа кадәр Фатих Әмирханныкы буларак танылмаганнар иде. Менә безнең текстологларыбыз әлеге мәкаләләрне Фатих Әмирханның хатларында «бу язма минеке», «бу язма минеке» дигән һәр хаттан табылган мәгълүматлар буенча Фатих Әмирханныкы буларак авторлаштырдылар. Шулай ук бу томнарында аның фикерләвен, аның татар дөньясының киләчәген күз аллавын күрсәткән бик күп мәгълүматлар бар», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Галимә Әмирханның татар әдәбиятын дөнья дәрәҗәсенә күтәрүче, төрле мәдәниятләрне берләштерүче новатор булуын ассызыклый. Алтынчы томда Фатих Әмирханның 120гә якын хаты урын алган.
«Нинди бәхетле язмыш булган – балалары, оныклары булмаган килеш тә, 200дән артык хаты сакланып калган. Шуларның 120се томнарга керде. Бу хатларда без Фатих Әмирханның никадәр югары юмор хиссенә ия булуын һәм тормышка нинди генә авырлыклар килгәндә дә елмаеп карый алуын күрәбез», – дип йомгаклады ул.
Дания Заһидуллина әлеге алты томлыкның киләчәктә яңа кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре өчен зур нигез булачагына ышанычын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз