news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Әхмәтгәрәй-Зәйнәп Хәсәниләр татар халкы өчен бик күп хезмәт иткән

Дания Заһидуллина: Әхмәтгәрәй-Зәйнәп Хәсәниләр татар халкы өчен бик күп хезмәт иткән
Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләрнең татар халкына хезмәт итүләре турында сөйләде.

«1905-1917 елларда Әхмәтгәрәй Хәсәни татар халкының мәдәни күтәрелешенең концепциясен эшләгән шәхесләрнең берсе була. Аларның тормышы гаҗәп бер фаҗига белән бетә торган әкият кебек, тормышын, язмышын өйрәнә башласаң, үзләре дә әкияти геройлар кебек күз алдына киләләр», - диде ул музейдагы чыгышында.

Ул Әхмәтгәрәй Хәсәнинең Олы Әтнә авылында дөньяга килүен, ләкин Әхмәтгәрәйгә алты, бертуган энесе Барига дүрт яшь вакытта әтиләре Сибгатулла Казанга күчеп килеп, сату-алу эше белән шөгыльләнә башлавын әйтте. «Ул вакытта Казан арты, Арча, Әтнә тирәсендәге күп кенә кешеләр баштан авылда торып, аннары кибет ачып, сәүдә эшенә керешә. Әхмәтгәрәйнең әтиләре дә мануфактура белән сату итә, аның сәүдә эшләре яхшы барган», - диде галимә.

«Сибгатулла, шулай ук, хәйриячелек белән шөгыльләнә торган Казан бае була. Укуга тартылу – аларның нәсел-нәсептән килә торган традиция. Әхмәтгәрәйнең әтисе ике баласына да бик төпле белем бирергә уйлый. Ул аларны кечкенәдән: «Сез мине алыштырырсыз, Казанның иң зур сәүдәгәрләре булырсыз, бөтен телләрне белергә, чит илләр белән сәүдә итәргә тиеш», - дип үстерә. Ул балаларына чын мәгънәсендә төпле белем бирә», - диде Дания Заһидуллина.

Аның әйтүенчә, Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләр рус, немец һәм француз телләрен яхшы белгән. «Әхмәтгәрәй Хәсәни «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый һәм мәдрәсәдә гарәп телен үзләштерә. 1903 елда ул Казанның мануфактура белән сату итүче Ногман Габделкәримовның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Зәйнәп Казан шәһәренең иң гүзәл кызларының берсе була», - диде ул.

«Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр бу вакытта ук татар халкына хезмәт итәргә дигән карар кабул итәләр. 1905 елда беренче мөмкинлек булуга, Әхмәтгәрәй Хәсәни «Гасыр» нәшриятын оештырып җибәрә. «Гасыр» нәшрияты бездәге китап басу белән шөгыльләнгән нәшриятлар арасында иң затлы, яхшы, сыйфатлы китаплар чыгарган. «Китап чыгарудан акча эшләү урыны итеп түгел, ә бәлки, халыкка аң-белем тарату урыны итеп караган шәхес булган», - дип яза Әбрар абый Кәримуллин», - диде ул.

Дания Заһидуллина Зәйнәп Хәсәниянең рус һәм башка чит телләрне белүен әйтте. «Ул Казандагы «Халидия» мәдрәсәсенең хатын-кызлар классында белем алган. Әхмәтгәрәй-Зәйнәп Хәсәниләр гомер буе белем алуларын дәвам иткән, бервакытта да белемнән, китаптан аерылмаганнар. Зәйнәп Хәсәния ире турында: «Әхмәтгәрәй әдәбиятны ярата иде, ул гомере буе әдәбиятка хезмәт итәргә теләде», - ди. Бу сүзләр Зәйнәп апаның үзенә карата да әйтелә ала», - диде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100