news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Әмирхан Еники дини мотивларны мәдәниятебезгә кайтаруны башлап җибәрә

Дания Заһидуллина: Әмирхан Еники дини мотивларны мәдәниятебезгә кайтаруны башлап җибәрә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина фикеренчә, 1960 еллар татар әдәбиятында эчтәлек һәм форма ягыннан үзгәрешләрне әйдәп барган Әмирхан Еники дини мотивларны милли мәдәниятебезгә кайтаруны башлап җибәрүчеләрдән була. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«1971 елда Әмирхан Еники «Без дә солдатлар идек (Фронт дәфтәреннән)» дигән автобиографик повесть яза. Мәгълүм ки, Еники үзе сугышта хуҗалык һәм каравыл гаскәрендә хезмәт итә. Повестьта 1944 елны, инде немецлар чигенгән бер вакытта, боеприпаслар складын саклаучы 15 кешелек взводның тормышы берничә зур вакыйгада тасвирлана. Әсәрнең хикәяләүчесе – сержант Еникеев, автор образы белән тәңгәлләшә. Повестьта да геройларның күбесе – мөселманнар, автор иман мәсьәләсен аларның характерын тирәнтен ачу өчен файдалана», - диде галимә.

Дания Заһидуллина әйтүенчә, хикәяләрдән аермалы буларак, повестьтагы вакыйгалар һәрберсе сугыш хәлләрен илаһи алдан билгеләнгәнлек, тәкъдир белән аңлату төсен ала. «Язмышка буйсыну, гомерне Аллаһ ихтыярына тапшыру – солдатларның күзаллавын да, аларны яшәткән өметне дә, ислам фәлсәфәсен дә белдерә», - ди ул.

«Күренешләрне сурәтләгәндә Әмирхан Еники «Йа Рабби», «Ходаем» кебек гыйбарәләрне иркен куллана. Сугыш шартларында булсалар да, автор мөселманнарның шпик ашамавын сөйләп уза. Сарыкны алып кайту, казакъ һәм кыргызларның аны чалуга, ашарга пешерүгә гаҗәеп бер илаһи гамәл итеп караулары, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, һәркемгә тигез өлеш чыгару кебек детальләр дә әсәрдә мөселман әхлагы-гадәте кебек күзаллана», - диде әдәбият галиме.

Дания Заһидуллина «Без дә солдатлар идек» повесте язучының дини лексика кулланып мөселман геройлар тудырудан – дин фәлсәфәсен, аның үлем белән күзгә күз очрашкан совет солдатларына рухи көч бирүче булуын җиткерүгә кадәр юл узуын күрсәтүен әйтте.

«Дини дөнья сурәте Әмирхан Еникигә сугыш турындагы әсәрләрне өмет ноктасында төгәлләргә мөмкинлек бирә. Үз чиратында, дин – туган җир, ата-бабалар, милли моңнар, туган тел, вөҗдан кебек үк – татарлар өчен иң югары рухи кыйммәтләрнең берсе, аларның милли үзтәңгәллеген билгеләүче кебек аңлатылыш таба», - диде профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100