Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина: Тукайның «Мәҗмугаи асаре» китабы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш
«Бу җыентыкны оныкларыбызга да җиткерергә кирәк», — диде галим.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Дания Заһидуллина татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саный.
«Татар мәдәнияте белән кызыксынган һәр гаиләдә Тукайның бу җыентыгы булырга тиеш. Безгә үз мәдәниятебез белән горурланырга, аны оныкларыбызга тапшырып, аларга да шушы кыйммәтне җиткерергә кирәк», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә.
Галимә Тукайның «Мәҗмугаи асар”ы басылу — XX гасырда ук зур вакыйга булуын әйтте. «Моңарчы бер генә язучы, шагыйрьнең дә мондый дәрәҗәдә әсәрләр җыентыгы басылмаган. Беренче булып, әлеге эшкә нәшир Гыйльметдин Шәрәф алына. Шагыйрьнең үзен әсәрләр сайлауга җәлеп итеп, затлы рәсемнәр белән бизәлгән, тематик структурага салынган китап эшләргә алына», — диде ул.
«Габдулла Тукай үзе дә бу эшне шатланып кабул итә, ул үзенең иҗатын, әсәрләрен иләк аша уздыра. Кайбер текстларны җыентыкка кертүдән баш тарта. Икенче яктан, бу җыентык татарларда китап белеме, сәнгатенең үскәнлеге күрсәткече дә», — ди Дания Заһидуллина.
Галимә фикеренчә, җыентыкны яшь Тукай төзегән дип каблу итәргә кирәк. ! Димәк, XX йөз башы татар яңарышы Тукай һәм аннан башка 500 битлек әсәрләр чыгарырлык язучылар, шагыйрьләр үстергән. Алар җыентыклары белән татар милли үзаңын тагын да биеккә, яктыга өндәрлек иҗатчылар дәрәҗәсендә булган дип әйтә алабыз», — диде ул.
2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.
«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы — Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз